КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ 199 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАП
20 февраля 2024
"Каюм Насыйриның туган җирен торгызу" фонды ел саен Бөтендөнья Татар Конгрессы белән берлектә төрле иҗади бәйгеләр уздыра. Нинди генә конкурслар уздырылмады инде - видеороликлар, эссе, мөнәҗәтләр, шигырь, сәхнә күренешләре һәм башкалар. Быел Каюм Насыйриның 199 еллыгы уңаеннан рәсем конкурсы игълан ителде. Конкурста республиканың бик күп районнарыннан 230 эш катнашты. Балаларның бөек мәгърифәтче иҗатына, аның туган ягына багышлап ясаган рәсемнәренә Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов, рәссам-сынчы Эдгар Филиппов, К.Насыйри исемендәге музей-китапханә хезмәткәре Гүзәл Минһаҗева һәм фондның башкарма директоры Асия Гобәйдуллина бәя бирде.Җиңүчеләрнең барысы да Каюм Насыйриның туган ягына бүләкләү тантанасына чакырылды. Кече Шырдан авылы музей-китапханәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы искиткеч җылы атмосферада узды. Кичәдә Кече шырданлылар гына түгел, Олы Шырдан, Акъегет авыллары мәдәният хезмәткәрләре дә катнашып, кичәгә үзгә бер ямь бирде. Җиңүчеләрнең барысы да төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Ближайшие мероприятия
01 августа 2025
На пенсии жить интересно
01 августа 2025
Центр социальной помощи «Шатлык» в Заинске — это место, куда приезжают со всего Татарстана, чтобы восстановить здоровье и отдохнуть!
01 августа 2025
"Моё настроение. Из чего же состоит счастье?"
01 августа 2025
"Ваш подвиг помним, не забудем"
01 августа 2025
Встреча эпох